news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең унөч балалар бакчасында төзекләндерү эшләре башкарылачак

Республика бюджетыннан бу эшләрне башкару өчен 156 млн сум акча бирелде.

Әлмәтнең унөч балалар бакчасында төзекләндерү эшләре башкарылачак
almetyevsk.tatar.ru

(Әлмәт, 5 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Агымдагы елның февраль аенда капиталь ремонт буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында шәһәр һәм районның унөч балалар бакчасында төзекләндерү эшләре башланып китте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Республика җитәкчелеге һәм нефтьчеләр ярдәме белән шәһәр һәм районда ел саен мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына ремонт ясала, территорияләр төзекләндерелә. Республика бюджетыннан бу эшләрне башкару өчен 156 млн сум акча бирелде.

2018 елда капиталь ремонт программасы кысаларында республика хисабына шәһәрнең 26, 32, 30, 20 нче, шулай ук Габдрахман, Миңлебай авылларының һәм Түбән Мактама бистәсендәге балалар бакчаларына ремонт ясалды. “Татнефть” компаниясе дә үз өлешен кертми калмады. Компания тарафыннан балалар бакчаларын ремонтлауга 43,5 млн сум һәм Елховой авылы мәктәбен капиталь ремонтлауга 22 млн сум акча бүлеп бирелде.

 Шунысы мөһим, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларындагы ремонт эшләре район башлыгы Айрат Хәйруллинның шәхси контроле астында уза.

Кичә Айрат Хәйруллин район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская, подрядчы оешма җитәкчеләре һәм белгечләр белән берлектә сигез балалар бакчасында барган ремонт эшләренең барышы белән танышып чыкты.

Район башлыгы үзенең киңәш-тәкъдимнәрен һәм төзекләндерү уңаеннан күрсәтмәләрен бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot