Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтнең Туган якны өйрәнү музеенда "Федот көне" бәйрәме узды
Чакырылган кунаклар бәйрәмнең тарихы, йола һәм гореф-гадәтләре, уеннар белән танышты.
(Әлмәт, 15 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 13 ноябрь көнне Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда “Музейда музыка” проектының чираттагы чарасы “Федот көне” узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бу юлы Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте студенты Валерия Чупина “Федот көне” дигән әдәби-музыкаль композициясен тәкъдим итте.
Чакырылган кунаклар һәм 2 нче лицей укучылары бу көнне борынгы рус халкының милли бәйрәме атмосферасына чумдылар. Алар аның тарихы, йола һәм гореф-гадәтләре уеннар белән танышты. Ахырдан теләгән һәркем татлы күчтәнәчләре белән сыйлана алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз