news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең «Татарстан киләчәге көллияте»ндә төбәк чемпионаты башланды

Төбәк этабы җиңүчеләре 2019 елда Казан шәһәрендә узачак WorldSkills Russia 2019 милли чемпионатында катнаша алачак.

(Әлмәт, 15 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 13-16 ноябрь көннәрендә «Татарстан киләчәге көллияте»ндә WorldSkills стандартлары буенча «мехатроника» компетенциясендә «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты узачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә Татарстанның Чистай, Яр Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләреннән килгән студентлар катнаша.

"Безнең төп максат булып эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү һәм югары квалификацияле һәм көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләү буенча һөнәри белем бирүне үстерү тора", - дип билгеләп үтте ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының химия һәм газ химиясе бүлеге җитәкчесе Руслан Сикорский.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Лаптева котлап узды.

Төбәк этабы җиңүчеләре 2019 елда Казан шәһәрендә узачак WorldSkills Russia 2019 милли чемпионатында катнаша алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot