news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәтнең татар телендә белем бирүче "Нур" мәктәбенә укучылар кабул ителә башлады

Яңа мәктәптә факультатив буларак, дини белем дә бирәчәкләр.

(Казан, 13 август, “Татар-информ”). Быел 1 сентябрьдә Әлмәттә татар телендә белем бирүче “Нур” исемле яңа урта мәктәп үз ишекләрен ачачак. Анда дөньяви белем белән беррәттән, факультатив буларак, дини белем дә укытылачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Әлеге проект ТР Диния нәзарәте һәм Әлмәт мөхтәсибәте белән тормышка ашырыла.

Волгоград урамында урнашкан булачак мәктәп бинасында төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Мәктәптә кызлар һәм малайлар аерым белем алачак. Хәзерге вакытта беренче сыйныфка укучылар кабул итү турында игълан ителгән. 2018-2019 уку елында 15 ир бала һәм 15 кыз бала кабул итү планлаштырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100