news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтне табиблар белән тәэмин итү буенча эш алып барыла

Узган ел КГМУ максатчан бюджет урынына 2 кеше кабул иткән булса, быел район соравы буенча 3 урын бүлеп биргән.

(Әлмәт, 17 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең сәламәтлек саклау учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү буенча максатчан эш алып барыла. дип яза җирле басма.

Узган ел КГМУ максатчан бюджет урынына 2 кеше кабул иткән булса, быел район соравы буенча 3 урын бүлеп биргән. Агымдагы елда бер урынга 34 укучы дәгъва кылган. Максатчан урын БДИ буенча югары балл (дәвалау факультетына 282 һәм 275, педиатрия факультетына 269 балл) туплаган чыгарылыш укучыларына бирелгән.

Әлмәт районы 2012 елдан башлап, «50гә 50» программасында катнаша. Бүген 8 студент белем ала. Агымдагы елда район башлыгы карары белән муниципаль бюджеттан КГМУда югары медицина белемле белгечләрне адреслы әзерләү программасы буенча укытуга 10 яңа студент өчен 1,098 миллион сум акча бүленгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot