news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең политехника техникумында буккроссинг китап киштәсе урнаштырылган

Әлмәт шәһәрендә буккроссинг хәрәкәте көннән-көн популярлаша бара, инде берничә җирдә шундый китап киштәләре пәйда булган.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ) Татарстанның Әлмәт шәһәрендә политехника техникумында буккроссинг өчен китап киштәсе барлыкка килгән. Киштәләрдә инде 70тән артык китап җыелган, дип хәбәр итә район газетасы.

Студентлар да, мөгаллимнәр дә китаплар алмаша башлаган. Теләгән һәркем үзенә укырга китап сайлап алудан тыш, үз китапларын да башкалар укысын өчен шушында куеп калдыра ала.

Әлмәт шәһәрендә буккроссинг хәрәкәте көннән-көн популярлаша бара. Инде берничә җирдә шундый китап киштәләре урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot