news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәтнең Нефтьчеләр мәйданында боз шугалагы эшли башлады

Быел объект республикада беренчеләрдән булып ачылды.

Әлмәтнең Нефтьчеләр мәйданында боз шугалагы эшли башлады
архив

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Узган шимбәдә Әлмәттә республикада беренчеләрдән булып боз шугалагы ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов билгеләп үткәнчә, бу әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен чын бүләк. Шугалак балаларның һәм өлкәннәрнең яраткан ял урыны булып тора.

Әлеге шугалакның уникальлеге шунда ки, ул бозны ясалма суыту системасы белән җиһазландырылган. Бу исә биредә хәтта җылы һава шартларында да шуарга мөмкин дигән сүз.

Эксклюзив суыткыч җиһазлары боз өслеген +10 градуска кадәр саклап калырга мөмкинлек бирә. Шугалакның гомуми мәйданы 3 мең кв метрны тәшкил итә.

Проект «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов инициативасы буенча 2017 елда гамәлгә ашырылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100