Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтнең Миңлебай авылында быел үзсалым күләме 400 сум итеп билгеләнгән
18 ноябрьдә авыл җирлекләрендә үзсалым буенча референдум үтәчәк.
(Әлмәт, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең Миңлебай авылында быел үзсалым акчасын кеше башыннан 400 сумнан җыярга дигән карарга килгәннәр. Бу турыда җирле басма яза.
Биредә үз авыллары турында кайгыртып яши беләләр. Аларның һәрберсе җыелган бер сум акчага хөкүмәт тарафыннан тагын 4 сум өстәләсен һәм моның отышлы программа булуын аңлый. 18 ноябрьдә авыл җирлекләрендә үзсалым буенча референдум үтәчәк.
Җирлеккә караган Миңлебай авылы һәм станциясендә үзсалым акчасына юллар яхшыртылган: кайдадыр асфальт, кайсында вак таш җәелгән. Урамда светодиодлы яктырткычлар яна. Балалар мәйданчыгы урнаштырылган.
Миңлебай авылындагы зират коймалары яңартылган һәм башкалар.
Миңлебай авылы имам-хатибы Расыйх хәзрәт Гатауллин әйтүенчә, мәчеттә дә бу хакта сөйләшүләр, аңлатулар алып барыла, вәгазь укыла икән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз