news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең Ленин урамын зур үзгәрешләр көтә

Бүгенге көндә Ленин урамының Мәрҗани урамыннан алып Тукай проспектына кадәрге өлешендә җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү эшләре бара.

(Әлмәт, 16 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча республика программасы кысаларында Әлмәтнең Ленин урамында зур проектны тормышка ашыру эшләре башланып китте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Проект концепциясе белән җәмәгать биналарына керү өлешләрен бердәм стильдә ясау, урам алтакталарын һәм реклама корылмалары типологиясен барлыкка китерү планлаштырыла.

Шулай ук яңа тукталыш павильоннарының, арт-объектлар, яктырту җайланмаларын урнаштыру һәм башкалар көтелә.

Бүгенге көндә Ленин урамының Мәрҗани урамыннан алып Тукай проспектына кадәрге өлешендә җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү эшләре бара.

Бу уңайдан әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын игътибарлырак булырга чакыралар. Тәүлекнең кайсы вакытында ремонт барса да бу шәһәр халкына уңайлы мохит тудыру һәм куркынычсызлык өчен эшләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot