Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтнең куркыныч производство объектларында планлы тикшерү үткәрелгән
Объектны 90 тәүлеккә туктату турында хөкем карары чыгарган
(Казан, 4 март , “Татар-информ”). Ростехнадзорның Идел буе идарәсе Әлмәт районындагы «Колшәрип» кошчылык фабрикасының ( “Вариант” ҖЧҖ) куркыныч производство объектларында планлы тикшерү үткәргән.
Тикшерү барышында газ куллану челтәрен эксплуатацияләгән вакытта сәнәгый куркынычсызлык таләпләренең тупас бозылуы ачыкланган.
2014 ел дәвамында тышкы газүткәргечләргә һәм бик арматурасына, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча бер тапкыр да эшләр үткәрелмәгән. Лицензия эшчәнлегенә кагылышлы хилафлыклар да ачыкланган.
Суд “Вариант” ҖЧҖнең газ челтәрен эксплуатацияләүгә бәйле эшчәнлеген 90 тәүлеккә туктату турында хөкем карары чыгарган, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз