Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәтнең "Киләчәк Татарстан көллияте" беренче чыгарылышын озатты
«Киләчәк Татарстан көллияте»ндә уку бушлай.
(Әлмәт, 17 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә дәүләт-шәхси хезмәттәшлек нигезендә «Киләчәк Татарстан көллияте» проекты тормышка ашырыла башланган иде, дип яза районның "Әлмәт таңнары" газетасы.
Проект машина төзелеше предприятиеләрен кытлык зур булган югары квалификацияле эшчеләр белән тәэмин итүне максат итеп куя. Шул ук вакытта көллият республика яшьләрен WorldSkills стандартлары буенча чемпионатка әзерләү мәйданчыгы да булып тора. Кичә көллиятнең беренче чыгарылышы булды. Станокта эшләү серләрен үзләштергән 17 студентның сигезе “Алнас” заводына чакыру да алды.
Дипломны “Римера” компаниясе төркемнәре директоры Борис Коваленко тапшырды. Ул проектның чыннан да искиткеч булуын, аның киләчәге барлыгын искәртте. Күпчелек вакытны практикага биреп (60 процент) укыту чит илләрдә күптән үзенең нәтиҗәлелеген аклаган. Һәм менә безнең илдә дә аңа өстенлек бирелә бара. Борис Коваленко мөстәкыйль тормышка аяк баскан егетләргә тормышларын лидерлык принцибына корып төзергә тырышуларын теләде. Һәрвакыт алга, беренчелеккә омтылырга, шул чакта карьера да, яхшы эш, лаеклы хезмәт хакы да озак көттермәс дигән фикердә ул.
“Алнас” заводы башкарма директоры Сергей Шунин предприятиегә эшкә чакыруларны тапшырып, егетләргә уңышлар теләде, заводта карьера баскычы өчен барлык шартларның булуын җиткерде.
Көллияттә нигездә һөнәри көллият студентлары белем ала. Әлбәттә, барысы да түгел. Проектта каралган белгечлекләр буенча укучылар гына. Заманча җиһазларда эшләргә өйрәнгән яшьләрне барлык сәнәгать предприятиеләрендә дә колач җәеп алалар. Өстәвенә «Киләчәк Татарстан көллияте»ндә уку бушлай. Һәр студентка производство практикасы узу мөмкинлеге бирелә. Чыгарылыш студенты Рафаэль Хәлилов көллияттә укуы һәм эшкә чакыру алуына бик шатлануын, горурлануын әйтте, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз