Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәтнең “Киләчәк Татарстан көллияте” Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән
Көллият республика яшьләрен WorldSkills стандартлары буенча чемпионатка әзерләү мәйданчыгы да булып тора.
(Әлмәт, 7 октябрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Әлмәтнең “Киләчәк Татарстан көллияте” төбәкләрнең социаль үсеш программасы Бөенроссия бәйгесе кысаларында Александр Починок исемендәге премия белән бүләкләнде. “Ника” сыны һәм диплом рәвешендәге бүләкләр “Сочи-2016” Халыкара инвестиция форумы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылды, дип язды бүген “Әлмәт таңнары” газетасы.
“Киләчәк Татарстан көллияте”нең быел беренче чыгарылышы булды. Хәзерге вакытта биредә 210 студент белем ала. Уку-укыту базасында заманча җиһазландырылган 8 лаборатория бар. Бүген журналистлар биредәге шартлар белән танышты, студентлар белән аралашты.
“Проект “Алнас”ны һәм башка машина төзелеше предприятиеләрен эшче һөнәрләренә ия профессиональ кадрлар белән тәэмин итүне күздә тота”, – дип аңлатты “Алнас” җәмгыяте башкарма директоры Сергей Шунин.
Көллияттә теориягә 40 процент кына вакыт бирелә, калганнарында яшьләр практика рәвешендә шөгыльләнә. Бүген проект инвестициясе 116 миллион сум тәшкил итә. Аның 68 миллион сумын “Алнас”, 48 миллионын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бирә. Узган елдан башлап көллият республика яшьләрен WorldSkills стандартлары буенча чемпионатка әзерләү мәйданчыгы да булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз