news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең "Җиләкле үзән"ендә җиләк өлгерде

Плантация зурлыгы буенча FIFAның 31 футбол кыры кадәр.

(Әлмәт, 2 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең "Җиләкле үзән"ендә җиләкнең беренче уңышы өлгерде, дип яза җирле басма.

Ямаш авылы янындагы 22 га мәйданда җырлый-җырлый җиләк җыялар. Плантация зурлыгы буенча FIFAның 31 футбол кыры кадәр! Быел биредә 10 000 000 шт җиләк җыярга ниятлиләр.

Хәзерге вакытта 30 дан 100 гә кадәр кеше җиләк җыюга җәлеп ителгән. Аеруча Ямаш, Рус Акташында яшәүчеләр уңыш җыю белән мәшгуль.

Сатып алырга теләүчеләр күп дип белдерә, фермерлар. 

Быел шулай ук карлыган да мул булыр дип көтелә: 67 га мәйданлы карлыган бакчасына узган ел нигез салынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot