news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең ике оешмасына «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллану сертификаты тапшырылды

Әлмәт районы кулланучылар җәмгыяте һәм «Лайм» реклама агентлыгы сертификатларга ия булды.

Әлмәтнең ике оешмасына «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллану сертификаты тапшырылды
almet-rt.ru

(Әлмәт, 3 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт районы активы белән узган эшлекле киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллануны раслаучы сертификатларны Әлмәт районы кулланучылар җәмгыяте һәм «Лайм» реклама агентлыгына тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Февраль уртасында Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «ТАССРның 100 еллыгы» ирекле сертификацияләү мәгълүмат билгесен куллану шартларын раслаганды. Бу хактагы боерык Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тарафыннан имзаланды.

Аның нигезендә товарлар һәм хезмәт җитештерүчеләр, оештыру-хокукый формасына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә, билгене тигез һәм ирекле нигездә файдаланырга хокуклы дип билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot