news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең “Игелекле йөрәк” волонтерлары яңа биналы булды

Волонтерлар югалган кешеләрне эзләү юнәлешендә дә эшләргә ниятлиләр.

(Әлмәт, 10 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). "Игелекле йөрәк” Әлмәттә инде бишенче ел эшләп килә. Активистлар ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү белән шөгыльләнә. Бирегә киемнәрне кеше кайгысына битараф булмаган кешеләр китерә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"2014 елда качаклар агымы зур булды. Бер ханым өендә ярдәмгә бик мохтаҗ 10 качак яшәвен әйтте. Мин дусларым белән аларга ярдәм итәргә булдым. Бу идея шуннан барлыкка килде”,- дип сөйләп үтте Илнур Хаҗиев.

Башта оешманың урнашу урыны гараж булса, соңрак аларга 18 нче мәктәп территориясендә бина табарга ярдәм итәләр. Биредә алар 4 ел эшли. Кечкенә генә идея зур хәрәкәткә әверелә. Ирекле оешманың социаль челтәрләрдәге төркемендә генә дә 5000 меңнән артык кеше бар.

2019 елда, оешманың шәһәр хакимияте ярдәме белән яңа бинасы барлыкка киләчәк. Моннан тыш, волонтерлар югалган кешеләрне эзләү юнәлешендә дә эшләргә ниятлиләр.

18 нче мәктәп территориясендә “Игелекле йөрәк” оешмасы ял көннәрендә 10.00 нан 14.00 сәгатькә кадәр эшли. Теләгән һәркем бирегә яхшы торышта булган үзенә кирәкмәгән әйберләрен алып килә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot