Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтнең иң яхшы шәфкать туташлары ачыкланды
Ике әлмәтле «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә билгеләп үтелде.
(әлмәт, 4 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Казан медицина көллияте базасында "Урта медицина һәм фармацевтик белемле иң яхшы белгеч - 2018" бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр, дип яза җирле басма.
1 нче этап Әлмәт муниципаль районы дәвалау профилактика учреждениеләрендә үткәрелгән иде. Икенче этап Казанда үтте. Безнең район 4 номинациядә катнашты. «Иң яхшы өлкән шәфкать туташы» номинациясендә медсанчастьның хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы Лилия Лотфуллина җиңүче дип танылды. «Иң яхшы фельдшер» номинациясендә «РемСервисТранспорт» ҖЧҖ фельдшеры, сәламәтлек саклау пункты мөдире Рәмзия Гарипова, «Иң яхшы участок шәфкать туташы» номинациясендә медсанчастьның гомуми практика табибы медсестрасы Светлана Камаловалар җиңде.
Ике әлмәтле - перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шифаханәсеннән сестра-анестезистка Светлана Бурдина һәм Әлмәт тире-венерология авырулары диспансеры шәфкать туташы Анна Сафина «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә билгеләп үтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз