news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең иң нәни кызлары «Озын толым» титулы өчен көрәште

Иң озын толым титулына 6 яшьлек Дарина Мөхәммәтова лаек булды.

(Әлмәт, 8 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең 56 нчы «Нәни батыр» балалар бакчасында үзенчәлекле кичә узды. Тәүге тапкыр кызлар арасында «Озын толым» бәйгесе оештырдылар, дип яза җирле басма.

– Әлеге чараны инде күптәннән үткәрәсе килеп йөрде. Кызлар махсус шуның өчен хәтта чәчләрен дә үстерде. Элек-электән кызлар күрке булып озын толым саналган бит. Безнең максат - шушы чара аша татар халкы гореф-гадәтләре белән балаларны ныграк таныштыру, - диде татар теле укытучысы Рүзилә Җәмалиева.

Бәйгедә мәктәпкәчә әзерлек төркеменнән биш кыз катнашты. Таныштыру, сәләт, оста куллар, тапкырлык кебек бәйге этаплары аша нәни кызларның батырлыкларына инандык. Арада матур сүз осталары да, җырчылар да, гимнастлар да һәм биючеләр дә тәрбияләнә икән.

Хөкемдар итеп балалар язучысы Зинаида Захарованы да чакырганнар иде. Биредә аның шигырьләрен яратып укыйлар һәм укыту процессында да бик теләп кулланалар. Шагыйрә үз чиратында балаларга яңа гына табадан төшкән «Күрше әби алмасы» китабын бүләк итте.

Чара азагында һәр кызга аерым номинацияләрдә дипломнар бирделәр. Иң озын толым титулына 6 яшьлек Дарина Мөхәммәтова лаек булды.

Әйтергә кирәк, кызларның һәммәсе дә рус төркемнәренә йөрсә дә, бик матур итеп татарча аралашалар һәм сөйләшәләр. Оештыручылар һәм бакча мөдире Земфира Якупова әлеге бәйгенең киләчәге өметле булачагына ышандырып калдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot