news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең драма театры бинасында Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

Районда 46 меңнән артык пенсионер исәпләнә.

(Әлмәт, 30 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең драма театры бинасында Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Бу хакта "Әлмәт таңнары" газетасы яза.

Районда 46 меңнән артык пенсионер исәпләнә. Араларында шәһәргә нигез салган, нефть чыгару эшчәнлегенә нигез салганнары да күп.  Өлкәннәрне район башлыгы исеменнән аның урынбасары Наҗия Хәйдәрова тәбрик итте. Ул район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын тапшырды.

Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов та үзенең чыгышында өлкәннәрнең яшьләргә үрнәк булуын, аларның спортта, мәдәни тормышта да актив катнашуын билгеләп үтте. Үзешчәннәр исә лаеклы ялдагыларга иң матур җыр-биюләрен бүләк итте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot