news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең “Бирлик” азәрбайҗан диаспорасы аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләргә ярдәм итә

Алар өчен 106 данә кием-салым, 85 пар аяк киеме сатып алынган.

(Әлмәт, 18 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районында ике меңләп күп балалы гаилә исәпләнә. Очын-очка ялгап гомер кичерүчеләре дә байтак. Әлмәтнең “Бирлик” азәрбайҗан диаспорасы аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләр өчен 106 данә кием-салым, 85 пар аяк киеме сатып алган, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Бу максатка барлыгы 250 мең сум акча тотылган. Әлеге киемнәр 23 гаиләгә тапшырылачак. Ике гаиләгә киемнәр тапшырылган инде. Жуковский урамындагы тулай торакның бер бүлмәсен арендага алып яшәүче Светлана Шәяхмәтова - алты бала анасы. Балаларның берсе дә балигълык яшенә җитмәгән. Кечкенә генә бер бүлмәдә ашыйлар да, йоклыйлар да, дәрес тә әзерлиләр. Светлана азык-төлек кибетендә сатучы булып эшли. Әйтүенчә, ире белән аерылышкан. Балалар өр-яңа чалбар-костюмнарга, футболкаларга, курткаларга, аяк киемнәренә һәм башка бүләкләргә бик шатландылар. 

Физкультура техникумы тулай торагында яшәүче Анжелика Бикбулатованың тормышына да кызыгырлык түгел. Берсеннән-берсе кечкенә өч кызын ул да ялгызы гына тәрбияли. Кечкенә баласын балалар бакчасына урнаштырып, эш эзләп йөргән мәле икән әле. Аңа кадәр бер медицина учреждениесендә шәфкать туташы булып эшләгән. Анжелика да, бүләкләргә бик шатлануы әйтеп, рәхмәтен җиткерде.

– Мондый хәйрия акцияләрен еш уздырабыз. Киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Бу юлы 205 мең сум акча җыйган идек. Авыр хәлдә калганнарның тормышына карап йөрәк әрни. Бер кечкенә генә бүлмәдә алты бала белән бик авыр, андыйларга булышырга кирәк, – диде “Бирлик” азәрбайҗан диаспорасы җитәкчесе Фикрәт Бакиров.

Бүләкләрне бу атнада тапшырып бетерәчәкләр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot