news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең бер йортына “чигү чигәләр”

Теләге булган һәркем 20 һәм 21 июль көннәрендә Ракельга инсталляцияне ясауда ярдәм итә алачак.

(Әлмәт, 11 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 21 июльдә Әлмәттә Испан рәссамы Ракель Родриго башкаруындагы өч үлчәмле төсле инсталляция барлыкка киләчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул Татарстанга республиканың нефть башкаласындагы бер йортының диварын чигүле рәсемнәр белән бизәү өчен махсус киләчәк. Рәсем "Алтын алмалар турында әкиятләр" программасының тагын бер иҗат җимеше булачак.

Моның өчен аңа нибары гади койма өчен кулланыла торган сетка һәм төсле баулар кирәк булачак. Әлеге яңа сәнгать әсәрен ясауган аны биредә үскән кыр чәчәкләре илһамландырган.

Теләге булган һәркем 20 һәм 21 июль көннәрендә Ракельга инсталляцияне ясауда ярдәм итә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot