news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең бер лагерына керү юлын төзекләндерүгә 21 миллион сум акча бирелгән

2,5 км озынлыктагы юл өслегенә асфальт түшәләчәк һәм юл кырыйлары төзекләндереләчәк.

Әлмәтнең бер лагерына керү юлын төзекләндерүгә 21 миллион сум акча бирелгән
архив

(Әлмәт, 14 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районында “Березка” лагерына керү юлын төзекләндерүгә 21 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге эшләр “Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан алып балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә кадәр керү юлларын ремонтлау” программасы нигезендә тормышка ашырыла.

2,5 км озынлыктагы юл өслегенә асфальт түшәләчәк һәм юл кырыйлары төзекләндереләчәк. Ремонт эшләрен башкаруга 20,969 миллион сум күләмендәге акча бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot