news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең бер бистәсендә яшәүчеләр мөһим мәсьәләләр турында анкета тутырган

Барлык анкеталар да "Татнефть" белгечләре тарафыннан кабул ителде һәм хәзерге вакытта әлеге мәсьәләләрне хәл итү юллары эзләнә.

(Әлмәт, 26 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Түбән Мактамада куелган теләк-тәкъдимнәр тартмасына беренче атна дәвамында гына да "Татнефть" компаниясенә мөрәҗәгатьләр белән берничә дистәдән артык анкета килеп иреште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кискен сорулар рәтенә урам һәм ишегалдына керү юлларын ремонтлау, тротуарларны төзекләндерү, урам яктырткычлары урнаштыру һәм башкалар керә. Шулай ук мактамалыларны 1 нче мәктәктәпкә кагылган проблемалар да бик борчый.

Барлык анкеталар да "Татнефть" белгечләре тарафыннан кабул ителде һәм хәзерге вакытта әлеге мәсьәләләрне хәл итү юллары эзләнә.

Теләк-тәкъдимнәр тартмасын тулыландыру эше әле дәвам итә. Бистәне төзекләндерү буенча фикерләрегезне Некрасов урамы, 10 нчы йорт адресы буенча урнашкан Түбән Мактама Мәдәният йортында калырырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot