news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең баш нефтьчесе сайлау участогына әнисе белән килеп тавыш бирде

«Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Мәганов Әлмәтнең 2нче мәктәбендә урнашкан 786нчы участокта сайлады.

Әлмәтнең баш нефтьчесе сайлау участогына әнисе белән килеп тавыш бирде
almet-rt.ru

(Әлмәт, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Бүген Татарстанның Әлмәт районында Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә. Әлмәтнең баш нефтьчесе Наил Мәганов Әлмәтнең 2нче мәктәбендә урнашкан 786нчы сайлау участогында тавыш бирде, дип хәбәр итә almet-rt.ru.

«Татнефть» компаниясе генераль директоры сайлауга әнисе — мәгариф ветераны Роза Мәганова белән килгән.

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot