news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең бакча балалары спорт фестиваленда көч сыный

Мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең “Кузя” спорт фестивале ачылды.

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәттә мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең “Кузя” спорт фестивале башланды.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә булган спорт парадында 36, 39, 22, 28, 40, 54, 57, 27, 45, 46, 35, 21, 43, 50 нче балалар бакчалары катнашты. Тантанада фестиваль кысаларында уздырылган рәсем конкурсында җиңүчеләр диплом һәм кубоклар белән бүләкләнде. Парадта катнашкан барлык командага да футбол тубы формасындагы торт өләшенде. Аннан соң “Күңелле старт” бәйгесе башланды. Көч сынашкан 7 команда арасыннан 36, 57, 35 нче бакча командалары финалга чыкты.
Командаларның чираттагы очрашуы 3 октябрьдә узачак. Ярышлар финалы һәм җиңүчеләрне бүләкләү 17 октябрьгә планлаштырылган, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot