news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең «Авылым йолдызлары» фольклор төркеме Төркиягә фестивальгә китте

Әлмәтнең «Авылым йолдызлары» фольклор төркеме Төркиягә фестивальгә китте

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). 26-29 август көннәрендә Төркия шәһәренең Әфьюн шәһәрендә VII милләтләр арасындагы халык биюләре фестивале уза. Анда Татарстан исеменнән Өлфәт Усманов җитәкләгән Әлмәт шәһәре Габдрахман авылының «Авылым йолдызлары» фольклор төркеме катнаша.

1998 елны оештырылган әлеге фестивальдә төрле милләт вәкилләре чыгыш ясаячак. Алар өч көн дәвамында үзләренең милли биюләрен күрсәтү белән бергә шәһәр белән дә танышачак, төрле фикер алышулар да каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot