Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәтнең авыл хуҗалыгын алдагы елда үзгәрешләр көтә
Районның Токарликов исемендәге җәмгыяте йомгаклау киңәшмәсендә шул хакта сүз булды.
(Әлмәт, 30 декабрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Татарстанда Әлмәт районының авыл хуҗалыклары Токарликов исемендәге җәмгыятендә йомгаклау киңәшмәсе уздырды. Анда муниципаль район башлыгы Айрат Хәйруллин, башка рәисләр катнашты, диелә “Әлмәт таңнары” газетасында.
Башта хуҗалык фермасын, сыерларны тоту рәвешен, савым процессын карап чыктылар, фикерләштеләр. Киңәшмәнең Кәләйдә уздырылуы юкка түгел. Токарликов исемендәге җәмгыять быел 702 тонна ит җитештергән, 3488 тонна сөт савып алган. Бер сыерга 4983 килограмм сөт туры килә дигән сүз. Район башлыгы башка хуҗалыкларны да терлекчелек тармагына җитди карарга өнди.
Районның агросәнәгать комплексы йомгаклары һәм киләсе елга планнар белән авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Наил Усманов таныштырды. 2017 елга биредә эре проектлар планлаштырылган: 1000 баш савым сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы һәм 10 мең баш мөгезле эре терлек симертү мәйданчыгы һәм башка объектлар төзү күздә тотыла, диелә Әлмәттән алынган хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз