Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтнең авыл хуҗалыгы кооперативы грантка ия булды
Грантларның гомуми суммасы 94,8 млн сум тәшкил итә.
(Әлмәт, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең авыл хуҗалыгы кооперативы грантка ия булды. Грантларның гомуми суммасы 94,8 млн сум тәшкил итә, дип яза җирле басма.
Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперативларының матди һәм техник базасы үсеше өчен биреләчәк грант ияләрен сайлап алу бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Катнашучы җиде кооперативның бишесенә грант биреләчәк. Алар арасында Әлмәт муниципаль районының “Авыл” кооперативы да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз