Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтнең 50 нче балалар бакчасы төрле чаралар оештыра
Команда «Әлмәт каласы – гөл бакчасы» исемле композиция астында чыгыш ясады.
(Әлмәт, 7 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең 50 нче "Ләйсән" балалар бакчасында төрле чаралар уздыра, дип яза җирле басма.
«Игътибар - балалар!» профилактик чарасы кысаларында өлкән һәм хәзерлек төркемнәренә йөрүче балалар шәһәр күләмендә икенче тапкыр уздырылган «Альметьевск-рулит!» велопарадында бик теләп катнашты. Команда «Әлмәт каласы – гөл бакчасы» исемле композиция астында чыгыш ясады. Шулай ук ата-аналар белән берлектә балалар «Мин һәм минем велосипедчы гаиләм» рәсемнәр күргәзмәсендә катнашты. Балаларга мондый чаралар бик ошый, анда катнашудан алар бик күп уңай тәэсирләр алалар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз