Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтнең 4 студенты җәйге ялларын Суздаль шәһәрендәге белем бирү лагерында уздырачак
Әлмәт музыка көллиятендә «Новые имена» фонды сертификатлары тапшырылды.
(Әлмәт, 29 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт музыка көллиятендә «Новые имена» фонды сертификатлары тапшырылды. Шул рәвешле 4 сәләтле студент җәйге ялларын Суздаль шәһәрендәге белем бирү лагерында уздыру һәм танылган музыка осталарыннан тәҗрибә туплау мөмкинлеге алды, дип яза җирле басма.
Бәйгенең сайлап алу турында көллияттән 70 студент катнашкан булган. Җиңүчеләргә бүләкләрне фонд рәисе Александр Петросян тапшырды. Котлау сүзләрен «Татнефть» компаниясенең «Рухият» фонды башкарма директоры Флера Шәйхетдинова да ирештерде.
Яшь музыкантлар үз чиратларында чыгышларын тәкъдим итте. Студентлар иҗади сәфәргә 3 июльдә кузгалачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз