Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтнең 21 нче мәктәбе янында спорт мәйданчыгы ачылды
Тантаналы ачылышта команда капитаны әлеге вакыйга истәлеге итеп тупка мәртәбәле кунакларның имзасын да куйдырды.
(Әлмәт, 31 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең 21 нче мәктәбе янында спорт мәйданчыгы ачылды. Анда хоккей, футбол, гандбол, баскетбол, волейбол да уйнарга була. Микрорайонда яшәүче балалар өчен бу искиткеч бүләк, дип яза җирле басма.
Тантаналы чара барышында район башлыгы Айрат Хәйруллин. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов балаларга уңышлар, ярышларда зур җиңүләр теләде. Мәгариф системасын үстерүгә өлеш кертүләре өчен 21 нче мәктәп укытучылары район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Спорт инвентаре сатып алу өчен мәктәпкә сертификат та бирелде.
«Электрон» яшүсмерләр клубы командасы да хәзер биредә шөгыльләнә алачак. Тантаналы ачылышта команда капитаны әлеге вакыйга истәлеге итеп тупка мәртәбәле кунакларның имзасын да куйдырды. Ә аларга туплар бүләк ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз