Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтлеләрне "яшел" фитнес фестиваленә чакыралар
Моның өчен яшел төстән “киенергә” кирәк.
(Әлмәт, 19 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 19 августта 17 сәгатьтә шәһәр пляжы территориясендә “Яшел фитнес” фестивале уза, дип яза җирле басма.
Якшәмбе фестивале гадәти түгел. Ул “Люди в зеленом” фитнес фестивале дигән исем ала. Оештыручылар бу көнне күнегүләр башкарудан тыш флешмобта катнашырга да чакыра.
Моның өчен яшел төстән “киенергә” кирәк. Футболка, шорты, кроссовки һәм хәттә чәч тә яшел төстә булырга мөмкин.
Программада energy зарядка, зумба, воркаут; аэробика, йога каралган.
"Sky City" активити паркыннан һәм "Magic City" балалар күңел ачу үзәгеннән сертификатлар уйнатылачак.
Балалар өчен махсус уен зоналары һәм аниматорлар эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз