Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтлеләрнең торак-коммуналь хезмәт буенча бурычлары 444 миллион сумнан арткан
Тикшерүләр йортларда яшәүчеләрнең һаман да алдашуларга баруын күрсәткән.
(Әлмәт, 10 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Ел азагында коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгәч, ОДН проблемасы юкка чыккан кебек тоелган иде. Әмма бу алай түгел икән әле. Әлеге сорау һаман да актуальлеген югалтмый, дип яза җирле басма.
Хәзер халык түгел, идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре борчуда. Тикшерүләр йортларда яшәүчеләрнең һаман да алдашуларга баруын күрсәткән.
– Идарәче компанияләр һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар ай саен күрсәткечләрне алу, шәхси исәпкә алу приборларының эшләү-эшләмәвен тикшерү буенча эшне дәвам итә. Хилафлыклар бар, – диде торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Александр Шаронов. – Быелның гыйнвар аеннан майга чаклы 20562 фатир тикшерелде, 621 хилафлык ачыкланды.
Билгеләп үтелгәнчә, 28 очрак счетчикларда пломба булмауга туры килә. Корпусына зыян китерелгән (7), чыгымнарны теркәми торган (393), куллану вакыты чыккан (169) приборлар да ачыкланган. 8 счетчикка тотылган суның күләмен күрсәтүне туктатып тотсын өчен магнит, стурбцина куелган булган. Шулай ук күрсәткечләрен азайтып хәбәр итүчеләр дә юк түгел икән. Әлбәттә, боларның барысы да ОДНның артуына китерә.
– Бүген шәһәрдә гомумйорт буенча урнаштырылган кайнар суның исәбен алучы 332, җылылыкны терки торган 680, салкын суның 960, һава торышына карап көйләнә торган 445 прибор исәпләнә, – дип аңлатты Александр Шаронов.
Шул ук вакытта торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә бурыч та аз түгел. Ел азагына бурыч 453978000 сум тәшкил иткән. Хәзер ул 444249759 сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз