news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләрнең тәрбия эше Санкт-Петербургта югары бәяләнде

Анда Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырылды.

(Әлмәт, 5 октябрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Санкт-Петербургта “Эко-мәктәпләр/Яшел әләм” халыкара программасы буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. Анда Әлмәттән мәгариф идарәсенең баш белгече Елена Ефремова һәм 44 нче балалар бакчасы мөдире Елена Макарова да катнашты, диелә “Әлмәт таңнары” газетасында.

Конференциядә балаларга экологик тәрбия бирү проблемалары тикшерелде. Әлмәт районы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге югары бәяләнгән. Аларга 20 “Яшел әләм” халыкара билгесе һәм дипломнар тапшырылган. 33, 36, 34, 53, 65, 62, 35 нче бакчалар “Эко-мәктәпләр/ Яшел әләм” халыкара программасының экологик альманахына кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot