news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләрне сугышта катнашучылар истәлеген мәңгеләштерүдә катнашырга чакыралар

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тулы исемлеген төзиячәкләр.

(Әлмәт, 20 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтлеләрне Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштерүдә катнашырга чакыралар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта Әлмәтнең Бөек Ватан сугышында катнашучыларының мемориаль комплексы төзекләндереләчәк.

Мемориал 1975 елда Җиңүнең 30 еллыгына төзелә һәм хәзер ул яңартуны таләп итә. Реставрацияләү барышында гранит плитәләргә Әлмәт муниципаль районының барлык сугыш ветераннарының исемнәре һәм фамилияләре урнаштырылачак.

Әлмәтлеләрне якыннарының һәм туганнарының батырлыгын мәңгеләштерү өчен Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тулы исемлеген төзүдә катнашырга чакыралар.

Әлеге игелекле эштә катнашырга теләүчеләр 31-87-91 телефоны буенча ("Ровесник" яшүсмерләр клубы) мөрәҗәгать итә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot