news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләрне себергә чакыралар

Агроном, хисапчы, ветеринар, сыер савучылар кирәк

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәт районы Халыкның мәшгульлек үзәге төбәктәге эшсезләрне Себергә эшкә юллау мөмкинлеге турында искәртә.

Үзәк сайтындагы мәгълүматларга караганда, Новосибирск өлкәсендә вакантлы эш урыннары бар, һәм эшкә килүчеләр торак белән дә тәэмин ителә. Чакыручы як базасында агроном, аккомпаниатор, акушерка, хисапчы, ветеринар, машина йөртүче, табиб, зоотехник, сыер савучы һәм башка шундый 500 дән артык вакансия исәпләнә, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot