news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләрне рок-н-ролл һәм буги-вугига биеттеләр

Ярославль спортчылары күрсәтмә чыгышлардан тыш мастер-класслар да күрсәтте, кайбер элементларны өйрәтте һәм бию буенча батлл уздырды.

(Әлмәт, 12 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кичә Әлмәттә Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә “Буги-вуги Ярославль” клубы спортчылары да килгән иде. Аларның дәртле биюләре беркемне дә битараф калдырмады. Әлмәт ветераннары да замана биюләренә кушылды, дип яза җирле басма.

ТР акробатик рок-н-ролл һәм буги-вуги федерациясе президенты Әмир Харисов һәркемне Физкультурачылар көне белән тәбрик итте. Ул республиканың акробатик рок-н-ролл һәм буги-вуги үсешенә өлеш керткәннәре өчен район башлыгы Айрат Хәйруллинга һәм “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Магановка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ярославль спортчылары күрсәтмә чыгышлардан тыш мастер-класслар да күрсәтте, кайбер элементларны өйрәтте һәм бию буенча батлл уздырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot