Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәтлеләрне полициянең дежур частенда күзәтәләр
Быел 740 ка якын видеокамера урнаштырылган. Тагын 600 камера кую планлаштырылган.
(Әлмәт, 23 ноябрь, "Тататр-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәрендә куркынычсызлыкны арттыру, җинаятьчелек дәрәҗәсен киметү максатыннан узган ел «Куркынычсыз шәһәр» проекты тормышка ашырыла башланды. Бүген дә торак йортларга видеокүзәтүләр кую дәвам итә, дип яза җирле басма.
Видеокүзәтүләр куелган йортларның саны артканнан-арта бара. Быел 740 ка якын видеокамера урнаштырылган. Тагын 600 камера кую планлаштырылган. Полиция начальнигы урынбасары, полиция майоры Ленар Рәхмәтуллин билгеләп үткәнчә, әлеге видеокүзәтүләр җинаятьчелекне профилактикалауда, ачуда нык ярдәм итә. Алар ярдәмендә 30 лап җинаятьне ачарга мөмкин булган. Барлык видеокүзәтүләр полиция бүлегендәге дежур частена тоташкан. Биредә барысы да күренеп тора. Тиздән йөзләрне аермачык итеп күрсәтә торган система да кертеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз