Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтлеләрне "Көзге стартлар" атлы спорт ярышына чакыралар
"Татнефть" ААҖ Кубогына дүрт яшьлек атлар һәм юртаклар арасында төп приз уйнатылачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Әлмәт, 20 сентябрь; "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 28 сентябрь көнне Әлмәт ипподромында "Көзге стартлар" ат спорты ярышлары сезонының ябылу тантанасы узачак. Ярышлар 11: 00 сәгатьтә башлана. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Көн программасында пони юртак һәм югары токымлы ат чабышлары узачак. Шулай ук "Татнефть" ААҖ Кубогына дүрт яшьлек атлар һәм юртаклар арасында төп приз уйнатылачак.
Моннан тыш, Әлмәт муниципаль районың 51 нче авыл яшьләре спартакиадасы исәбенә җирле токымлы атлары өчен дә чабыш булачак. Тамашачылар өчен активлык нокталары һәм кыйммәтле бүләкләр уйнату оештырыла.
Бу көнне шәһәр халкы өчен 9.30 сәгатьтән башлап Тукай проспекты - Ленин урамы - Төзүчеләр проспекты – Совет урамы – Ипподром маршруты буенча махсус автобус йөриячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз