news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләрне эш ярминкәсенә чакыралар

Ярминкәгә килүчеләр эш белән тәэмин итүчеләр белән очраша ала.

(Әлмәт, 26 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 27 июль көнне сәгать 9:00 да мәшгульлек үзәгендә эшсез калган гражданнар өчен эш ярминкәсе оештырылачак, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте. Бу хакта район газетасы яза.

Бирегә килгән кешеләр эш тәкъдим итүчеләр һәм буш вакант урыннар белән таныша алалар. Шулай ук ярдәмче психолог тарафыннан һөнәр сайлау буенча махсус тест та үткәреләчәк.

Әлмәтлеләрне Герцен урамы 85а йорт адресы буенча көтеп калалар. Тулырак мәгълүматны 32-34-95 номерына шалтыратып белә аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot