news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләрне эш урыннары ярминкәсенә чакыралар

Тулырак мәгълүматны сез 32-34-95 номерына шалтыратып белә аласыз.

(Әлмәт, 15 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 18 декабрь 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе оештырыла. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу көнне бирегә килүчеләрне эш тәкъдим итүчеләр һәм мәшгульлек үзәгенең вакансияләр банкы белән танышу көтә. Шулай ук психолог тарафыннан һөнәр сайлау буенча махсус тест та үткәреләчәк.

Әлмәтлеләрне Герцен урамы, 86А йорты адресы буенча көтеп калалар.

Тулырак мәгълүматны сез 32-34-95 номерына шалтыратып белә аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot