news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләрнең җәе онытылмаслык булачак

Узган ел шәһәрдә «Мәдәни мохиты» проекты эшли башлаган иде. Аның да икенче сезонына старт бирелде.

(Әлмәт, 24 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Ял көннәребез файдалы һәм кызыклы үтсен өчен «Татнефть» АҖ, район җитәкчелеге барлык шартларны тудырырга тырыша. Узган ел шәһәрдә «Мәдәни мохиты» проекты эшли башлаган иде. Аның да икенче сезонына старт бирелде, дип яза район газетасы.

 Башка төбәкләрдә яшәүче туганнар, дуслар Әлмәткә килгән саен «Сез бәхетле» димичә калмый. Үзебезнең нефтьчеләр башкаласында гомер кичерүебез белән чынлап та бәхетле булуыбызны чит шәһәрләргә баргач тагын да ныграк аңлыйсың. Күпме проект гамәлгә куелып, барысы да эшләвен дәвам итә, хәтта аларга яңалары өстәлә тора. Һәммәсе дә монда яшәүчеләр өчен.

«Татнефть» ярдәме белән башланган «Мәдәни мохит» проекты үткән җәй әлмәтлеләргә һәм шәһәр кунакларына күпме тәэсирләр, шатлыклар бүләк иткән иде. Һәр шимбә шәһәр һәм районның иң талантлы үзешчәннәре, республиканың танылган иҗат әһелләре, рәссамнар һәм башкалар берьюлы Әлмәтнең берничә урынында концертлар, күргәзмәләр, мастер-класслар күрсәтеп, кичләребезне бизәде. Быел да җәйләребез күңелле һәм файдалы үтәчәк.

Икенче сезон Ленин мәйданында ачылды. Халыкның күпләп килүе аларның «Мәдәни мохит»ны үз итәргә өлгерүен тагын бер кат дәлилли.

 – Өйдә утырмагыз, кичләрегезне әнә шулай урамга чыгып, кызыклы уздырыгыз, үзегез дә катнашыгыз, – диде мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Пайдуллина чыгышында.

 Ул «Татнефть»нең социаль проектларны гамәлгә куеп кына калмавын, үзешчәннәргә сәхнә костюмнарына, музыка уен коралларына, җиһазларына сертификатлар бирүен дә билгеләп үтеп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Урамнарда төрле тамашалар, театрлар куелу Европага хас нәрсә.

– Әлмәт – бүген ял итәргә дә, укырга, яшәргә, эшләргә мөмкинлекләр тудырылган Европа дәрәҗәсендәге шәһәр. Узган ел «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов инициативасы белән уникаль проект эшли башлады. Быел әлеге «Мәдәни мохит» янына урам театрлары проекты да өстәлә. Алар бер-берсе белән үрелеп барачак, – диде нефтьчеләрнең «Хәзинә» газетасы баш мөхәррире Илшат Миңгәрәев.

 ...Менә тылсымлы будильник шалтырап, проектны йокысыннан уятты: җәй җитте, «Мәдәни мохит» башланды! Быел ул тугыз мәйданчыкта барачак. Ә хәзер исә Ленин мәйданы гөрләде. Калабызның сәнгать мәктәпләре рәсем күргәзмәләрен алып чыккан, шушында ук синең сурәтеңне дә төшереп бирәләр. Балалар мастер-классларда катнашып рәхәтләнде. Музей хезмәткәрләре да юк әйбердән уен кораллары ясап шаккаттырды. Яшьләрнең бию мәйданчыгы ясап, оештырган батллары да озак дәвам итте. Бию кызганнан-кызды гына. Балаларны да онытмадылар. Аларга «Әлмәт»милли-мәдәни үзәге курчак театры әкият күрсәтте. «Авылда шимбә киче» мәйданчыгы өлкәннәрнең хатирәләрен яңарткандыр. Гармун тотып урам буйлап дуслар белән кайсыбыз гына узмаган икән?! Күңелле чаклар. Яшьлекне кайтарып булмый диләр, була икән, тик моның өчен дуслар, гаиләләр белән «Мәдәни мохит»ка килергә, элеккеге кебек кулыңа гармун алып, җырларга, биергә кирәк.

 Эстрадабызның танылган артистлары Артур белән Марат дуэты, Чаллыдан килгән «Например» кавер-төркеме дә әлмәтлеләргә яхшы бүләк булды. Бу шимбә безне мондый күңелле тамашалар төрле урыннарда көтә, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot