Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтлеләрне джамперларда йөрү буенча мастер-класслар көтә
13 июльдә мастер-класста катнашучыларны сайлап алу булачак.
(Әлмәт, 20 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 13 июльдән 27 сенә кадәр Әлмәттә сикерүче “аякларда” – джамперларда йөрү буенча Jump Energy акробатлар командасыннан мастер-класслар узачак, дип яза җирле басма.
Безнең шәһәрдә әлеге проект "Странствующие куклы господина Пэжо" (Санкт-Петербург) театры тарафыннан «Татнефть» компаниясе инициативасы нигезендә һәм аның булышлыгы белән үткәрелә.
Дәресләрне Санкт-Петербургтан Jump Energy бокинг-командасы профессиональ акробаты, Россиянең гамәлдәге чемпионы, Франция һәм Германиядә узган ярышлар чемпионы һәм призеры Владимир Струй үткәрә. Ул шулай ук биеклеккә сикерү буенча Россия һәм Европа рекордлары иясе дә (285 см).
Jump Energy акробатлар бокинг-командасы сикерүче “аяклар” – джамперларны кулланып экстремаль шоу күрсәтәчәк. Гаҗәеп акробатик каскадлар, югары дәрәҗәдә осталык белән башкарылучы әйләнмәләр, каршылыкларны җиңү – болар барысы да тамашачы белән даими контактта эшләнә.
13 июльдә мастер-класста катнашучыларны сайлап алу булачак. Башыңнан да биеккәрәк сикерергә телисеңме? Рәхим ит! Сине көтәләр!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз