news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләрне бушлай вакцинация үтәргә чакыралар

Медицина оешмаларында бары югары нәтиҗәле вакциналар гына кулланыла.

Әлмәтлеләрне бушлай вакцинация үтәргә чакыралар
Султан Исхаков/архив

(Әлмәт, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары). Бүгенге көндә Әлмәттә 77 меңнән артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Бу күрсәткеч планлаштырылган санның 83 процентын тәшкил итә. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Медицина оешмаларында бары югары нәтиҗәле вакциналар гына кулланыла. 2014 елда белгечләр тарафыннан 15 грипп белән авыру очрагы теркәлсә, 2017 елда бу күрсәткеч 3 кә төшкән.

Әлмәтлеләрне яшәү урыны буенча поликлиникада бушлай вакцинация үтәргә чакыралар. Белгечләр фикеренчә, грипп белән авыручылар сезоны гыйнвар һәм февраль айларында башланыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot