news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләргә терлек азыгын әзерләү темпларын арттырырга кирәк

20 июньгә булган мәгълүматлар буенча район хуҗалыклары тарафыннан 1000 тонна салам, 5500 тонна сенаж әзерләнгән.

Әлмәтлеләргә терлек азыгын әзерләү темпларын арттырырга кирәк
almetyevsk.tatar.ru/tat/index.htm/news/1498984.htm

(Әлмәт, 21 июнь, "Татар-информ"). Әлмәтлеләргә терлек азыгын әзерләү темпларын арттырырга кирәк. Бу турыда Әлмәт муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Бу атнада Татарстанның Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев районның хуҗалыкларында терлек азыгын әзерләү кампаниясе барышын тикшерде.

20 июньгә булган мәгълүматлар буенча район хуҗалыклары тарафыннан 1000 тонна салам, 5500 тонна сенаж әзерләнгән.

Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ, "Кичүчат", "Беренче май" хуҗалыклары район хуҗалыкларының азык җыю кампаниясенә юнәлеш бирә.

"Терлек азыгын әзерләү буенча кампаниянең темпларын арттырырга кирәк. Азыкны әзерләү срокларын тоткарлап, без азыкның туклыклылыгын һәм сыйфатын шактый югалтабыз. Июльдәге азыкны әзерләү срокларына ышанырга кирәкми. Әйе, массасы күбрәк булса да, ләкин туклыклылык буенча яртысы гына булачак.

Бер әзерләү көненең бер атна тук кыш тәэмин итүен исәпкә алсак, тотрыксыз, мөмкин булса, тәүлек буе терлек азыгын әзерләү эшен җайлаштыру мөһим", - диде Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы.

news_right_1
news_right_2
news_bot