news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

Гражданнар кабул итү 8.00 – 15.30 сәгатьләрдә башкарылачак.

(Әлмәт, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2 октябрьдә “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге  бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне оештыра. Бу акция Өлкәннәр көне уңаеннан оештырыла, дип яза җирле басма.

Гражданнар кабул итү 8.00 – 15.30 сәгатьләрдә башкарылачак.

Бу көнне әлмәтлеләр түбәндәге адреслар буенча урнашкан бушлай юридик ярдәм күрсәтү урыннарына мөрәҗәгать итә ала:

– Ленин урамы, 41нче А йорты, телефон номеры:(8553)45-49-35;

– Фәхретдин урамы, 13 нче йорт, телефон номеры:(8553)436250, (8553)318889.

news_right_1
news_right_2
news_bot