news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләр үз балаларына Радомир, Тамерлан һәм Дамиан дигән исемнәр кушкан

Узган атнада Әлмәттә 42 бала туган.

Әлмәтлеләр үз балаларына Радомир, Тамерлан һәм Дамиан дигән исемнәр кушкан
архив/Султан Исхаков

(Әлмәт, 20 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтлеләр үз балаларына Радомир, Тамерлан һәм Дамиан дигән сирәк очрый торган исемнәр кушкан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Узган атнада Әлмәттә 42 бала туган. 24 малай һәм 18 кыз бала дөньяга аваз салган. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре - 1375 һәм 4495 грамм.

Балаларга кушылган исемнәр арасында иң популярлары - Артур, Әмир, Артем, София, Әминә, Юлия.

news_right_1
news_right_2
news_bot