news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләр үз балаларына Мәлик һәм Демид дигән исемнәр кушкан

Узган атнада Әлмәттә 42 бала туган.

Әлмәтлеләр үз балаларына Мәлик һәм Демид дигән исемнәр кушкан
Султан Исхаков

(Әлмәт, 4 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Узган атнада Әлмәттә 42 бала туган. Әлмәтлеләр үз балаларына Мәлик һәм Демид дигән исемнәр кушкан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шуларның 25 е - малай, 17 е - кыз бала. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре - 1570 һәм 4085 грамм.

Балаларга кушылган исемнәр арасында иң популярлары – София һәм Мирон, ә сирәк очрый торганнары – Демид, Газиз, Мәлик, Нурислам һәм Нәргизә.

news_right_1
news_right_2
news_bot