news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләр җәяүле сәяхәттә булды

Сәяхәтчеләр быел аны Ромашкино нефть ятмасының юбилеена да багышлады.

(Әлмәт,  8 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Актив яшәү рәвешен үз итүче 40 лап әлмәтле җәяүләп 100 километр ара узды, дип яза җирле басма.

Ел саен Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан «Айсберг» үзәгендәге әлеге төркем Татарстан буенча әнә шулай зур сәяхәт кыла. Быелгысы 15 нче тапкыр оештырылды. Бу дәвердә алар бөтен республиканы колачлаган, хәтта чит төбәкләргә дә чыккан. Узылган юл исә 40 мең километр тәшкил итә. Сәяхәтчеләр быел аны Ромашкино нефть ятмасының юбилеена да багышлады. Шуңа да 2 көнлек сәяхәт Тимәш авылындагы 3 нче скважина янында төгәлләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot