Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтлеләр йөзү буенча республика ярышларында җиңүгә ирештеләр
Анда 200 ләп спортчы җыелган иде. Шуларның 30 ы әлмәтлеләр.
(Әлмәт, 22 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Йөзү буенча Лениногорскида Р.Р.Шакиров истәлегенә узган республика ярышларыннан әлмәтлеләр җиңү белән кайтты, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.
Анда 200 ләп спортчы җыелган иде. Шуларның 30 ы әлмәтлеләр. Ангелина Неклюдова, Реналь Нәҗипов, Илдар Сәгыйдуллин, Владислав Корчагин, Валерия Хохлова төрле стильдә йөзүдә беренче урын алдылар. Гафаров Булат, Приходько Елизавета, Солдатова Виктория, Хурамшин Тимур көмеш медальгә лаек булдылар. Бронзаны Белоусов Никита, Хөсәенов Ралиф, Шилинский Алексей, Игнатов Егор яулады. Эстафета йөзүендә дә әлмәтлеләр сынамады. Ике беренче, II һәм III урыннар алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз