news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләр – йөзү буенча республика чемпионнары

Казанда йөзү буенча республика чемпионаты булып узды

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Казанда йөзү буенча республика чемпионаты булып узды. 100 спортчы арасында әлмәтлеләр дә бар иде.

Төрле дистанцияләрдә һәм стиль буенча якташларыбыз Милена Ибәтуллина (ике I урын, II һәм III урын), Константин Бодров (III урын), Эдуард Вәлиәхмәтов (ике I һәм III урын, II урын), Анастасия Удовенко һәм Диләрә Шәйхәттарова (III урын) чемпионнар булып танылды һәм призлы урыннар яулады, дип горурлана “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot